Ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында 2022 ел йомгаклары буенча җиңүче Буа шәһәренең «Заводская» ТИҮ е булды. Алар икенче урынны алдылар һәм 800 мең сум күләмендә грант оттылар. Бу акчаларны Төзелеш урамы буенча тротуар төзелешенә юнәлдерделәр. Узган ел әлеге участокта үзара салым акчасына тротуар төзелә башлаган иде. Грант суммасын, быелгы үзара салымны да исәпкә алып, әлеге урам буенча тротуарны Шикәр заводы паркына җиткерү планлаштырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төзекләндерүгә кертем тәҗрибәсе бар инде. Узган елларда шул ук Төзелеш урамы буенча Р.Люксембург урамыннан 7 нче йортка кадәр 100 метр озынлыкта тротуар төзелешенә үз өлешләрен керттеләр.
- Грантларда җиңү - шәһәрне төзекләндерүгә көчебездән килгәнчә өлеш кертү ул, ә конкрет - без турыдан-туры яши торган территориягә. Тротуарлар безгә, балаларыбызга кирәк, шуңа күрә быел без тротуар төзүгә акча тоттык. Хәзер безнең урам халкы паркка кадәр төзек тротуар буенча бара ала, әниләр каршылыкларсыз монда коляскалар белән килеп, балалар белән ял итәчәк., - ди ТИҮ рәисе Миләүшә Садыйкова.