Буа районында үзара салым акчаларын янгын гидрантларына, юлларга һәм һәйкәлләргә юнәлтәләр

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Үзара салым акчалары - янгын гидрантларына, юлларга һәм һәйкәлләргә!

Үзара салым элеккечә территорияләрне төзекләндерү һәм кирәкле эшләрне гамәлгә ашыру өчен иң нәтиҗәле чараларның берсе булып кала.

Буа районы Югары Лашчы авыл җирлегендә халык җыйган акчаларны берьюлы берничә юнәлеш буенча кулланганнар.

Чуаш Аксуы авылында 288 мең сумлык 4 янгын гидранты урнаштырылган. Шулай ук монда  урам яктырткычларының лампаларын алмаштырырга алыштырырга кирәк.

Югары Лашчы авыл җирлегенең калган өч торак пунктында да үзара салым буенча эшләр дәвам итә. Югары Лашчы авылында 450 мең сумга юлны тиешле хәлгә китерделәр һәм  артык вак таш белән капладылар, Тутай авылында һәйкәл төзеләчәк, ә Татар Аксуында зиратны чистарту һәм янган урам яктырту лампаларын алыштыру планда.

Искәртеп узабыз, үзара салым программасы 2013 елда старт алды. Шул вакыттан бирле республика халык җыйган һәр сумга 4әр сум бүлеп бирә. Бу суммалар шәһәрнең һәм авыл җирлекләренең көнүзәк проблемаларын хәл итүгә юнәлтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International