«Мин Буаны яратам»: элеккеге су башнясына иллюминация урнаштырылган

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Буаның элеккеге  су башнясында реконструкция үткәрелгән һәм объектны яктылык иллюминациясе белән бизәгәннәр. Кичке кадрлар белән район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында уртаклашты.

«Безнең «Маяк» шәһәрнең барлык өлешләреннән күренә, шулай ук «Мин Буаны яратам» язуы да күренә. Бәйрәмнәрдә биредә республика һәм ил флаглары пәйда булачак», - дип уртаклашты район башлыгы.

Элегрәк  төзекләндерү  эшләре вакытында шәһәр халкы социаль челтәрләрдә элеккеге  су башнясы өчен халык  «Маяк» исемен сайлаган. Объект яңартылганнан соң түбә, тәрәзәләр ясалды, махсус яктырту урнаштырылды. Шулай ук шәһәр киңлеген төзекләндерү вакытында Буаның үзәк паркында яктылык фонтаны барлыкка килде.

Видео  сылтамасы: https://t.me/RanisKamartdinov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International