4 августта Татарстан Республикасы территориясендә томан, яшен көтелә

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

2023 елның 2-10 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары (4 класс) булыр дип көтелә.

2023 елның 4 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: төнлә томан, көндез һәм кичен кыска вакытлы  15-20 м/с  тизлектә җил көчәю белән яшен көтелә.

Казан буенча:

Үзгәүчән болытлы һава

Төнлә явым-төшемсез.

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Җил көнбатыш, төньяк-көнбатыш 3-8 м/с,

көндез урыны белән кыска вакытлы  12 м/с тизлеккә кадәр көчәю белән.

Төнлә һаваның минималь температурасы +16..+18˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +28..+30˚.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгән вакытта:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә Сез урамда чакта көчле җил чыкса,  җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама  элмә такталарыннан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән  ераграк торыгыз.

4. Зур агачлар янына ышыкланмагыз, алар янына машинагызны  да куймагыз, җил сындырган ботаклар зур зыян салырга мөмкин

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта. 

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк.

Яшен вакытында:

 Машинада яисә велосипедта барганда яшенгә очрасагыз, хәрәкәт  итүне туктатыгыз һәм яшен узуны үз транспортыгыздан 30 м ераклыкта көтегез. Яшен вакытында машинада барсагыз электроникасы эштән чыгарга мөмкин, шуңа да туктагыз, машина тәрәзәләрен әйбәтләп ябыгыз.

Яшен вакытында ачыклыкта калсагыз, җиргә ятыгыз ( комлы яки ташлы грунтка) мөмкин кадәр түбәнлеккә. Яныгызда елга, күл яисә буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәрүчәнлеккә ия, я яшен сугу сулыктан 100 м радиуска кадәр тарала. 

Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. 

Ышаныч телефоны 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International