Буа районында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 2 территорияне төзекләндерү төгәлләнде, хәзерге вакытта 12сендә эш дәвам итә. Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын традицион рәвештә карап чыгу вакытында район башлыгы эшләр тәмамланганнан соң мәйданчыкларны тәртипкә китерүгә игътибар бирергә кушты.
«Төзелеп беткән ике ишегалдыннан төзүчеләргә төзелеш чүп-чарларын да җыештырырга кушты. Тапшырылганнан соң объектлар халык өчен тулысынча әзер булырга, кешеләрне уңайлы һәм матур итеп каршы алырга тиеш», - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.
Быелгы программада Буа районында барлыгы 28 йорт янында төзекләндерү эшләре бара. Барлык эшләрне 1 сентябрьгә кадәр тәмамларга планлаштыралар. Финанслауның гомуми күләме 70272, 65 мең сум тәшкил итә. Киләсе елга «Безнең ишегалды» программасына 5 объект кертелгән, барлыгы 23 объект булыр дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк районда программа буенча төзекләндерелә торган территорияләр янындагы иске гаражларны сүтү буенча зур эш башкарылган иде. Бигрәк тә шәһәр мохитенең күренешен җитди начарлатучы мондый объектлар Буа үзәгендә күп булды. Очрашулар вакытында халык белән бу мәсьәләдә үзара аңлашуга ирешелде.
2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программа эшләгән вакытта республикада 7 меңгә якын йорт төзекләндереләчәк.