Буалыларны «ЭТНОКОСТЮМ – 2023» заманча милли кием һәм аксессуарлар эскизлары конкурсында катнашырга чакырдылар

2023 елның 4 августы, җомга

Конкурста рәссамнар, модельер-дизайнерлар, мәдәни-ял итү учреждениеләре остаханәләренең иҗади коллективлары, мода һәм костюм театрлары вәкилләре, урта һәм югары уку йортларының, гомуми белем бирү мәктәпләренең, үзәкләренең иҗади белгечлекләре укучылары һәм педагоглары катнаша ала. Катнашучыларның яше чикләнми. Бер коллектив яки автор конкурста берничә номинациядә катнашырга хокуклы.

Гаризаны (формасы кушымтада күрсәтелгән) 2023 елның 15 октябреннән дә соңга калмыйча, e-mail буенча конкурсның оештыру комитетына тапшырырга кирәк: tatar.stil@mail.ru

Эшнең беренче этабын конкурсның электрон ящигына тәкъдим итәргә кирәк (үлчәме 100*70 см форматына пропорциональ булырга тиеш; jpg, 150dpi форматы). Эшнең электрон версиясен һәм беренче этапта катнашу өчен гаризаны бирүнең соңгы вакыты – 2023 елның 31 октябре. Конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре 2023 елның 10 ноябреннән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.

Икенче этап- турыдан-туры, финал. Аңа беренче этап кысаларында сайлап алу үткән эшләр рөхсәт ителә. Икенче этапта катнашу "Казан Кремле" музей - тыюлыгы территориясендә экспозицияне күздә тота һәм эшне рамкага рәсмиләштерүне таләп итә. Конкурсның икенче этабы нәтиҗәләре 2023 елның 30 ноябрендә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International