Консультация-2023 елның 5 августына Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 4 августы, җомга

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.

2023 елның 5 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: төнлә һәм иртән томан, көндез һәм кичен 15-20 м/с тизлектә  җил кыска вакытлы яшен көтелә.

2023 елның 2-10 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары (4 класс) булыр дип көтелә

Республикасы территориясендә  2023 елның 4 августындагы  мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычлыгының 2-4 класслары күзәтелә.

2023 елның 5  августына

дагы  05.08.2023 елга урман хуҗалыгы федераль агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычлыгы 3-4 класслары фаразлана:

34 муниципаль берәмлектә урманнарның янгын куркынычлыгы 3 класслы (уртача): Әгерҗе, Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай муниципаль районнары һәм Казан һәм Чаллы шәһәр округлары.

11 муниципаль берәмлектә урманнарның янгын куркынычлыгы 4 класслы (югары): Азнакай, Әлмәт, Аксубай, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Нурлат, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнары.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 31 июленнән 20 августына кадәр 907 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 21 көнгә чикләү кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International