Туристлык хезмәтләре күрсәтү турында килешүне өзү үзенчәлекләре һәм мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга акчаларны кайтару вакыты

2023 елның 5 августы, шимбә

13.06.2023 елгы 252-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында" 24.11.1996 елгы 132-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертелде, атап әйткәндә:

-туристлык продуктын сату турында шартнамә төзегәндә яклар нигезләгән мөһим үзгәрешләр исемлегенә өстәмә рәвештә гражданны РФ Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру, яисә 2022 елның 24 февраленнән контракт буенча хәрби хезмәткә керү, яисә 2022 елның 24 февраленнән РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм турында контракт төзү кертелгән. 

Күрсәтелгән затлар яки аларның гаилә әгъзалары («Хәрби хезмәткәрләр статусы турында» 1998 елның 27 маендагы 76-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясындагы 5 һәм 5.1 пунктлары нигезендә билгеләнгән затлар) күрсәтелгән килешүне өзүне һәм килешү төзелгән көннән алып 3 ел дәвамында туристлык продуктын сату турында килешү буенча түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы, ә туроператор күрсәтелгән акчаны кире кайтарырга тиеш.

Акчалата сумма туристлык продукты формалаштырылган туроператорның үз акчалары хисабына кайтарыла. Туроператорның үз акчалары җитмәгән очракта, акчалата сумма Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында ФЗ 11.8 статьясының беренче өлешенә ярашлы рәвештә билгеләнгән тәртиптә туроператорның шәхси җаваплылыгы фонды акчаларыннан кайтарыла ала.

Акчалата сумма туристка яки аның гаилә әгъзасына туроператорга яки турагентка тиешле таләп бирелгәннән һәм кирәкле раслаучы документлар тапшырылганнан соң 10 көн эчендә кайтарыла.

"РФда туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» Федераль законның 10 статьясы нигезләмәләре 2021 елның 1 сентябреннән төзелгән туристлык продуктын сату турында килешүләрдән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла (4 статья 2023 елның 13 июнендәге 252-ФЗ номерлы ФЗ).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International