Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, 2023 елның 7-13 август көннәрендә республиканың бөтен территориясендә “Мотоцикл " оператив-профилактик чарасы үткәрелә
Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләре гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны кисәтүнең профилактика чаралары комплексын көчәйтәчәк.
«Мотоцикл» операциясе кысаларында автоинспекторлар мототранспорт йөртүчеләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын туктатачак, шулай ук саклагыч экипировка куллануны һәм әлеге категория транспорт чаралары йөртүчеләренең куркынычсызлык чараларын үтәвен пропагандалаячак.
Шулай ук автоинспекторлар балалар һәм яшүсмерләрнең мондый транспорт төре белән идарә итмәвен күзәтәчәк.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар белән профилактик эш алып баралар, балаларның яшен һәм йөртү таныклыгы булу кирәклеген, шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләрен исәпкә алу мөһим икәнен искәртәләр. Автоинспекторлар өлкәннәрне балаларын контрольдә тотарга һәм балигъ булмаганнарның мондый транспортка утыруларын туктатырга чакыра.
Җәйге каникул көннәрендә балаларны аеруча җентекләп күзәтергә: автомобиль һәм мотоцикл ачкычларын алу мөмкинлеген булдырмаска, скутерлар белән тиешле хокуклар һәм машина йөртү күнекмәләре булмаса, идарә итүне тыярга.
Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре искәртеп узганча, балигъ булмаган шоферны (16 яшькә кадәр) мопед, скутер мотоцикл, автомобиль белән идарә иткән өчен, идарә итү хокукына ия булмаганда, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 статьясының 1 өлеше нигезендә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган, шул ук вакытта транспорт чарасы махсуслаштырылган стоянкага җибәрелә. Әгәр балигъ булмаган бала 16 яшьтән кечерәк булса, аның өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин булган законлы вәкилләр (ата-аналар яки опекуннар) җаваплы, шул ук вакытта транспорт чарасы да тоткарлана һәм махсус тукталышка куела, ә балигъ булмаган бала профилактик исәпкә куелырга мөмкин!