Татарстанда яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз ике кредит алып, мошенникларга 2,5 млн сумга якын акча күчергән.
Зыян күрүченең сүзләренчә, 24 июльдә аңа үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган кыздан шалтырату килгән. Таныш булмаган хатын Федоров фамилияле ир-атның хатын-кыз исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышуын хәбәр итә.
Бу аны куркыта, һәм ул банктан шалтыратучы киңәше буенча 253 мең сумны үз счетыннан алып, билгесез кешеләр картасына күчерә. Аннары зыян күрүче 500 мең сум күләмендә кредитка гариза рәсмиләштергән. Әмма акча алу өчен керемнәр турында белешмә кирәк булган.
Икенче көнне зыян күрүчегә кредит бирүдән баш тарталар, әмма, моңа карамастан, ул банк кушымтасы аша тагын бер тапкыр гариза бирә. Тиздән зыян күрүчегә 1 112 000 сум хуплыйлар. Акчаны ул кабат билгесез кешегә күчерә башлый. Бервакыт хатын-кыз янына сатучылар килә башлыйлар һәм ул, мөгаен, мошенниклар белән эш итә дип әйтәләр. Шуннан соң телефон аша әңгәмәдәш хатынны банкның башка терминалына җибәрә.
Бер көн узгач зыян күрүче янә ярты миллион сумга кредит рәсмиләштерә һәм кабаттан таныш булмаучыларга акча күчерә. Шуннан соң хатын кызга кредитлары ябылып бетү турында хәбәр бирәләр. Берничә көннән зыян күрүче белән янә элемтәгә чыгалар һәм 290 мең сум күләмендә иминият суммасын капларга кирәклекне әйтәләр. Зыян күрүче калган өлешне дә каплый. Шуннан соң янә таныш булмаган кеше шалтыраты һәм алдауларын әйтә. Мошенник аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Нәтиҗәдә зыян күрүче 2 460 000 сумлык кредит ала һәм билгесез кешеләргә күчерә.