Буа районында «Сугышчылар өчен чәй» акциясе игълан ителде

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Гуманитар ярдәм штабы сугышчылар өчен хуш исле үлән чәйләрен җыя.

Җыюга төрле үләннәр, чәчәкләр һәм киптерелгән җиләкләр кабул ителә: мәтрүшкә, чабыр,  сары мәтрүшкә, бөтнек, роза яфраклары, чага, иван-чәй, киптерелгән алмалар, киптерелгән кара карлыган  һәм кара миләш җиләкләре һәм башкалар.

Чәй билгеле булганча, төрле авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен иң яхшы чара. Чәй кәгазь капчыкка яки киндер капчыкка тутырылырга тиеш.

Шулай ук безнең егетләргә түбәндәгеләр кирәк:
Чәй
Кофе
Конфетлар
Сохари
Дизель генераторы
Бәйләнгән оекбашлар
Газ баллоннары
Батарейкалар
Масхалатлар - 110 данә.
бәрәңге,
кишер,
суган,
ташкабак,
сарымсак.
Яшелчәләрне  китәргә берничә көн калгач китерү сорала.

Йөкне җибәрүнең планлаштырылган вакыты- сентябрь  аеның беренче яртысы.

Безнең егетләр өчен кирәкле әйберләрне сатып алу өчен акчаны счетка күчереп була 2202206278476895 - Зөлфия Алфик кызы.

Безнең сугышчылар үзләрен өйдә кебек хис итсеннәр, туган якның җылысын тойсыннар!

Гуманитар ярдәм җыю Буа шәһәре Космовский урамы, 31 йорт адресы буенча башкарыла - Ветераннар советында.

Барлык сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә: 89393353070-Резидә Мостафина,

89963360047 Ленар Исхаков.

Җыю 14 августтан эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Шимбә көннәрендә 14.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International