"Чайка" һәм "Бор" лагерьларында өченче смена тәмамланды

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

8 августта "Чайка" һәм "БОР" лагерьларында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе тәмамланды.

Бу чорда "Чайка" лагеренда 210 бала ял итә алган, "Бор" лагеренда 540 бала ял иткән һәм сәламәтлекләрен ныгыткан.
Лагерь-кызыклы җәйге тормыш. Биредә смена дәвамында балалар һәм хезмәткәрләр бердәм күп балалы тату гаилә буларак яшәделәр.

Лагерьда смена дәвамында һәр көн күңел ачулар кызыклы вакыйгалар һәм чаралар белән тулы була. Лагерьда үткәргән вакыт эчендә балалар дуслашырга, бер-берсен хөрмәт итәргә, дуслыкны кадерләргә өйрәнделәр.

3 нче смена да  калган сменалар кебек үк, иҗади, бай һәм кызыклы үтте. һәр көн онытылмаслык һәм бай булды: бассейнга сәяхәтләр, күңел ачулар, походлар, яндыргыч дискотекалар, мавыктыргыч уеннар, һәркемгә кызыклы булды. Күпләр үзләренә яңа дуслар тапты.

Балалар һәм ата-аналар лагерьның барлык хезмәткәрләренә хезмәтләре, сабырлыклары, ял итүләрен оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International