Махсус хәрби операциядә катнашучы туган мәктәбендә сыйныфны төзекләндерергә ярдәм итте

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Буа районыннан мобилизацияләнгән Андрей ял вакытында үзенең сыйныф җитәкчесе Надежда Никонова белән очраша һәм акчаны  үзе укыган Боерган мәктәбендә сыйныфны ремонтлауга тапшыра. Яңа уку елына кабинетта стеналар, идәннәр, парталар буялган, тюль һәм рулон пәрдәләр сатып алынган.

«Андрей  сыйныфта җиһазларны да алыштырырга әзер иде, ләкин мин мондый зур бүләкне кабул итмәдем. Аның ярдәме бик зур булды. Безнең Андрей яшьләр өчен һәрнәрсәдә үрнәк: ул һәрвакыт нык характер, кыюлык, гаделлек белән аерылып торды. Укучыларга да яңа уку елын яңа шартларда башларга  кем ярдәм иткәнен сөйләрмен», - дип уртаклаша Надежда Николаевна.

 Бу ел Россиядә Владимир Путин карары буенча Педагог һәм остаз елы билгесе астында уза. Исегезгә төшерәбез, элек Буа районыннан мобилизацияләнгәннәр «Мирас» яшьләр үзәгендә яшьләр белән очрашу уздырганнар, сугышчыларның берсе үзенең шевронын бүләк иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International