Буада 105 млн сумга үзәк район хастаханәсен капиталь ремонтлау төгәлләнде

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Буа районында эшчеләр быел башланган үзәк район хастаханәсенә капиталь ремонтны төгәлләделәр. Бу хакта капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын традицион  карап чыгу вакытында билгеле булды.

 

Районның матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, Буа ветеринария техникумы ачылуга әзер, барлык мәйданнарны тәртипкә китерү генә калган. Район мәдәният йорты да югары дәрәҗәдә әзер, аны реконструкцияләү «Мәдәният»  илкүләм проекты акчасына үткәрелә.

 

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстанда 400 млн сумга алты үзәк район хастаханәсе ремонтланачагы билгеле булды. Акчалар Татарстан бюджетыннан юнәлтелде. Шул ук программага Буа районының Килдураз авылындагы Республика балалар шифаханәсе керде, аны реконструкциядән соң август ахырында ачарга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International