«Самовар янында» кичәсе

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

«Татарларның төп сыйлыгы-дүрт  чәшкәдән дә ким булмаган баллы чәй,» — дип яза беренче  көнкүреш тасвирлаучысы К.Ф. Фукс. Табынга каймак, өйдә эшләнгән варенье, җиләк-җимеш, юка куйялар. Боларның барысыннан да авыз итәргә тиеш булган кунак. Әмма болай гына кунакчыллык тәмамланмый, алар грмунда уйнап, җырлап утырырга яраталар.

Түбән Наратбаш авылында «Ядкарь» фольклор ансамбле коллективы оештырган «Самовар янында» дип исемләнгән ял кичәсе узды.

Татарларда кунак кабул итү осталыгы һәрвакыт сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән - чәй һәм сыйлаулар кунакчыллыкның төп атрибуты.


Чәй эчү-татар халкы тормышында мөһим социаль вакыйга. Кунакларны, тәүлекнең вакытына һәм кунакның әһәмиятенә карамастан, кайнар чәй һәм  сый - ризыклар белән каршы алалар. «Кунакны хөрмәт итү» чәй эчерү дигән сүз. Чәй эчкәндә авыл тормышы турында фикер алышканнар, мөһим килешүләр төзегәннәр.

 
Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләштерергә ярдәм итә. Чәй эчкәндә, балачакларын рәхәтләнеп искә алдылар, яшь чакта эштән соң утырма утырырыга җыелуларын сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International