Буада суд исерек килеш машина йөрткән өчен тоткарланган ир-атның машинасын тартып алды

2023 елның 11 августы, җомга

Буа шәһәр прокуратурасы 47 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1  статьясының1 нче өлеше тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды (административ җәзага тартылган затның исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе).

Судта ачыкланганча, 2022 елның декабрендә гаепләнүче исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аңа 1 елга һәм 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Шуңа да карамастан, ир-ат үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган һәм яңадан исерек килеш руль артына утырган.  Тәртип сакчылары гаепләнүчене 2023 елның 27 апрелендә Буа районының Иске Суыксу авылының көньяк-көнбатыш читендә тоткарлыйлар.

Фигурант үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм итеп, 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Җинаять чарасы буларак автомобиль дәүләт милкенә конфискацияләнгән.

Хөкем карары законлы көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International