Буа районы ГХАТ бүлегендә махсус хәрби операция катнашучысы Владислав һәм аның сөйгәне Кристинаның язылышу тантанасы узды. Яшьләрне район җитәкчеләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының район хезмәтләре вәкилләре, волонтерлар, ата-аналар, якыннары котлады. Район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә кадрлар белән уртаклашты.
Владислав Буа районының Теңкәш авылыннан, узган елның октябрендә мобилизацияләнгән, Кристина- Казаннан. Яшьләрне район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова котлады.
-Сезнең мәхәббәтегез вакыт сынавын узды. Бернигә дә карамый бер-берегезне көтәргә әзер торган бәхетле пар сез. Ватаны,гаиләсе, туганнары хакына бөтенесенә дә әзер булган Владислав кебек егетләр күбрәк булсын иде, - дип мөрәҗәгать итте Лилия Садретдинова.
Яшьләрне сугыш хәрәкәтләре ветераннары да котлады. Тантанага Ленар Исаков һәм Ренат Хәсәнов килделәр. Алар Владислав хезмәт иткән часть командирларының аның турында мактауларын җиткерделәр, ныклы гаилә теләделәр..