«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән бер календарь елга электрон документ әйләнеше (ЭДО) сервисына бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне ачты. 2022 елда «Минем бизнес» үзәге әлеге ярдәм программасы буенча 200дән артык гариза кабул итте.
«Минем бизнес» үзәге белгечләре эшмәкәрләрнең ЭДО сервисларын куллануының мөһимлеген билгеләп үттеләр. Электрон документ әйләнеше-эш алып баруны оештыруның кәгазьсез ысулы. ЭДО вакытында актлар, счет-фактуралар, килешүләр, йөкләмәләр һәм башка документлар электрон рәвештә рәсмиләштерелә һәм интернет аша җибәрелә. Нәтиҗәдә, җитештерү чыгымнары кими, бизнес-процесслар тизләтелә.
Электрон документ әйләнеше мөмкинлекләре:
• документларны цифрлы рәвештә алу, төзү, эшкәртү, җибәрү;
• архив алып бару, бердәм документлар базасын формалаштыру;
• башка шәһәрләрдән контрагентлар белән килешүләр төзү;
• килешүләргә офистан тыш кул кую;
• хисап бирү өчен документлар пакетларын табу, әзерләү.
Ярдәм программасында катнашу өчен «Минем бизнес» үзәгеннән РФ МСП цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «электрон документ әйләнеше системасына бушлай керү мөмкинлеге бирү»хезмәтен сайларга кирәк.
Заявканы карау нәтиҗәсен эшмәкәр шәхси кабинетында МСП.РФ цифрлы платформасында күзәтә алачак.хезмәт турында өстәмә мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.
Исегезгә төшерәбез, ярдәм программалары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» Татарстан үзәге базасында гамәлгә ашырыла.