Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Буа территориаль бүлегендә: Ефремов урамы, 135 «В» йорт; Тәтеш шәһәре,Свердлов ур., 43 й, Иске Чүпрәле, Корпоротив ур., 10 й адресы буенча 2023елның 16 августында 14.00 сәгатьтән 16.00сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" бердәм көне уздырылачак.
“Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Алдан язылу өчен телефоннар: 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2-52-59».