Сездән ватылган товарны түләргә мәҗбүр итүнең бердәнбер ысулы бар - суд тәртибендә кибет сезнең аңлы рәвештә зыян ясаганыгызны исбатларга тиеш. Сатучы сезне шундый нияттә гаепли башласа, боларның барысын да судта исбат итәргә кирәк әле, дип сатучының исенә төшерегез.
Әйдәгез кайчан сатып алучының гаепле булуын, ә кайчан кибет гаепле булуын ачыклайк.
Стып алучы гаебе: әгәр дә сез кулыгызга товар алып, саксызлык аркасында аны төшереп ватасыз икән;
әгәр товарның бозылуына сәүдә залында сезнең "табигый булмаган" тотышыгыз (йөгерү, сугышу, исерек хәлдә булу һ.б.) китерсә;
әгәр дә сез теге яки бу товарны аңлы рәвештә ватсагыз
Бу очракта сез кибеткә зыян китердегез һәм аны тулы күләмдә капларга тиешсез.
Кибет гаебе: сәүдә залында нормаларга җавап бирмәгән тар аралыклар яисә бу юллар тартмалар, товар «таулар»ы белән тулган булса;
әгәр товар стеллажда тотрыксыз урнашкан икән һәм бер банканы алып, сез "бөтен конструкцияне" җимерсәгез;
кибеттә идән юеш булып, сез товарны таеп бозсагыз;
әгәр товар касса алдындагы тасмадан егылып төшеп китсә.
Мондый очракларда гаеп тулысынча кибеттә, һәм сездән зыянны каплауны таләп итәргә беркем дә хаклы түгел.
Шулай итеп, сатып алучы үз гаебен танымаса һәм ватылган товарга зыян салудан баш тартса, кибет администрациясе бозылган товарның бәясен бары тик суд тәртибендә генә түләтә ала. Шуңа да карамастан, кагыйдә буларак, кибетләр администрациясе зыян өчен зыян сизелерлек булса гына судка мөрәҗәгать итә.