"Кече һәм урта эшмәкәрлек" милли проекты балалы хатын-кызларга үз эшен ачарга һәм аны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. «Эшмәкәр әни» проектында катнашучылар үз бизнесын башлап җибәрү һәм иң яхшы проектларны тормышка ашыру өчен 100 мең сум күләмендә грант ярдәме алу өчен кирәкле комплекслы белемнәр алачак.
«Эшмәкәр әни» программасы Татарстан Республикасында Казанда 2023 елның 11 сентябреннән 15 сентябренә кадәр «Минем бизнес» төбәк үзәге базасында узачак.
Проект максаты– балалы хатын-кызларга үз эшен ачарга ярдәм итү. Катнашучылар үз эшләрен ачу өчен кирәкле комплекслы белемнәр алалар, ә иң яхшы проектларны һәр төбәктә тормышка ашыру өчен 100 мең сум алачак. Түләүсез укыту эшлекле мохиткә чумып, бизнес-планнар һәм менторлык ярдәме белән биш көнлек тренинг-интенсив форматында уза. Укытуның йомгаклау этабы - катнашучыларның бизнес-проектлары конкурсы. Эксперт жюри аларның икътисадый нигезләнүен, оригинальлеген һәм социаль әһәмиятен бәяли. Җиңүче 100 000 сумлык грант ала. Программада катнашу бушлай.
Проектта катнашу өчен хәзер үк мамапредприниматель.рф.сайтында теркәлергә мөмкин.
2023 елда «Эшмәкәр әни» программасында кем катнаша ала:
-балигъ булмаган балалары булган яисә декрет ялында, шул исәптән уллыкка алучы хатын-кызлар, әниләр, опекун-хатын-кызлар, попечитель хатын-кызлар яисә тәрбиягә алган аналар.
-«Эшмәкәр әни» программасында быел башка регионнарда катнашмаган хатын-кызлар
- бер категориягә генә эләгүче хатын-кызлар: һөнәри керемгә салым кулланучы (үзмәшгуль) физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм һөнәри керемгә салымдагы шәхси эшмәкәрләр, мондый эшчәнлек алып баруның финанс нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, ҖЧҖ яки АҖ устав капиталындагы өлеш ияләре (зыян яки табыш)
- Юридик затларның бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары буенча «Эшмәкәр әни» программасында катнашу датасына 1 елдан да кимрәк эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы хатын-кызлар.
«Эшмәкәр әни» проекты турында, шулай ук Татарстан Республикасында бизнес ачу һәм үстерү мөмкинлекләре турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны аша белергә була. 7(843)524-90-90.