2023 елның 17 августында Буа муниципаль районының тәрбиягә бала алган гаиләләре һәм опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре белән «Хушыгыз, каникуллар» дигән чара үткәрелде. Бәйрәм Татар Буасы авылы спорт мәйданчыгында узды. Бәйрәмгә кунакка костюмнар кигән буйлы мәзәк җәнлекләр килделәр һәм балалар белән берничә уен уздырдылар.
Балалар өчен күбекле кичә дә оештырылды. Өлкәннәр аларның мондый күңел ачуларын елмаеп күзәтте.
Бәйрәм табын артында дәвам итте. Чарада 50дән артык кеше катнашты, һәркайсы рәхәтләнеп сыйланды.
Мондый очрашулар балаларга дуслашырга, ә өлкәннәргә берләшергә булыша. Чара бик кызыклы һәм күңелле үтте, өлкәннәр дә, балалар да канәгать калдылар.