2023 елның 19 августында безнең районыннан мобилизацияләнүчеләрнең балалары Югары Ослан районының Соколка тавында «Җиңелмәс һәм легендар туу» хәрби-тарихи фестивалендә булдылар. Бу хакта район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында сөйләде.
Программада 1918 елда Казан өчен сугышларны һәм Кырым операциясе вакытындагы сугышларны реконструкцияләү тәкъдим ителә.
Чарада Юнармия отрядлары, Форпост үзәге активистлары да катнашты. Барысы да вакыйга турында бердәм сокланып сөйлиләр.