2023 елның 19 августыннан 24 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.
2023 елның 23 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Җитди явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с.
Һаваның төнлә минималь температурасы +11... +13˚,
Көндез һаваның максималь температурасы +19.. +21˚.
2023 елның 22 августына Татарстан Республикасы территориясендә урманнардан янгын куркынычының 2 - 5 класслары күзәтелә.
Урманнарның янгын куркынычы1 классы: фаразланмый.
3 муниципаль берәмлектә 2 нче янгын куркынычы классы: Арча, Әтнә һәм Балтач муниципаль районнары.
33 муниципаль берәмлектәге урманнарда янгын куркынычы- 3 класс (уртача): Алексеевск, Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Мөслим, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Минзәлә, Тукай, Теләче, Ютазы, Чистай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округлары.
5 муниципаль берәмлектә: Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш һәм муниципаль районнарда урманнарга янгын куркынычы - 4 класс (югары янгын куркынычы).
4 муниципаль берәмлектә урманнарның Гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы: Әлки, Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнары.
Буа агрометеорология посты мәгълүматлары буенча, 2023 елның 23 июленнән 21 августына кадәр чорда һаваның максималь температурасы 25 градустан артып киткән (25°С тан түбән температуралы 30 көннән 4 көн билгеләнгән, ягъни 25% критерийлары белән) нәтиҗәле явым-төшемнәр булмаганда (5 мм һәм аннан да күбрәк тәүлектә), шул рәвешле 2023 елның 21 августында «атмосфера корылыгы» куркыныч агрометеорология күренеше критерийларына ирешелгән.