Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор учреждениеләре тарафыннан 2023 елның 14 августыннан 25 августына кадәр балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик «кайнар линия» үткәрелә. Биредә балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сатып алганда нәрсә белергә кирәклеге турында сөйләячәкләр, баланы мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр белән уртаклашачаклар, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү, кайнар туклануны оештыруга таләпләр турында сөйләячәкләр.
Балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, йогышлы авыруларны профилактикалау, санитар законнар һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итү өчен мәгълүмат:
- Буа, Чүпрәле, Апас районнары территорияләре буенча «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге "нең Яшел Үзән филиалы консультация пункты телефоны - (84374) 3 26 76 эш көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 16.40 га кадәр;
- Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны- 8 800 555 49 43 тәүлек әйләнәсе.