Шунда ук билгеләп үтәбез, сәүдә залына керү алдыннан саклау камерасында әйберләр калдыру таләбе законсыз булып тора. Сатып алучы сайлау хокукына ия- үз әйберләрен кибеткә кергәндә саклауга калдырыргамы, юкмы.
Эш шунда, кибеттә саклау камерасын куллану кибет белән сатып алучы арасында саклау шартнамәсен төзү факты булып тора. Үз чиратында, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 421 статьясы нигезендә гражданнар килешү төзүдә ирекле, ә аны төзүгә мәҗбүр итү рөхсәт ителми.
Әйберләрне саклау камерасында калдыру турындагы кибет хезмәткәрләренең таләбе саклау шартнамәсен төзүгә мәҗбүр итү кебек була һәм димәк, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 421 маддәсе нормаларын боза.
Әйберләрегезне саклау камерасына куюдан баш тарткан өчен кибеткә керергә, товар сатып алырга ( яныгызда кибеттә сатыла торган товар булган очракта да) беркем дә каршы килә алмый. Мондый очракта конфликтлы ситуацияне булдырмас өчен кибеткә кергәндә шундый товарның булуын сак хезмәткәренә хәбәр итү һәм бу товарны күрсәтү дә җитә.