28 августта пляж проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар узачак. Проектның нинди булачагы турында фикер алышырбыз. Чара 15:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча үтә: Буа ш., Р.Люксембург ур., 65 йорт (Ял үзәге бинасы). Теләүчеләрне чакырабыз, бергә ял итү зонасын булдырабыз!
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Буа районы халкы Карлы авылындагы Карлы елгасы актив ял зонасы булган пляжны төзекләндерүне хуплады.