"Ярдәм" яңа социаль объекты Чаллыда В.Фоменко проспекты, 29 адресы буенча урнашкан.
Документларны электрон рәвештә Чаллы шәһәре Башкарма комитеты тапшырды. Кадастр исәбенә кую процедурасы бер көндә башкарылды.
Әлеге социаль учреждение бер катлы бинадан гыйбарәт, аның гомуми мәйданы 500 кв.м. артык. Элек хәбәр ителгәнчә, пансионатта паллиатив пациентлар өчен дә, яткан кешеләр өчен дә, когнитив функцияләре бозылганнар өчен дә караватлар каралачак. Учреждение 35 кешегә исәпләнгән.
Төзүчесе- «Содействие» социаль ярдәм үзәге».