Туган як җылысы батыр сугышчыларыбыз өчен

2023 елның 25 августы, җомга

«Җиңү чәйе» акциясенә «Әкият» мәктәпкәчә учреждениесе коллективы кушылды. Сугышчыларыбыз өчен үлән чәйләрен бергә җыялар. Мелисса,  мәтрүшкә, чабыр, бөтнек кебек дару үләннәреннән хуш исле  чәй капчыклары әзерләгәннәр.

«Безнең егетләр үзләрен өйдә кебек хис итсеннәр, туган якның җылысын тойсыннар», - диләр осталар.

«Волонтерларыбызның хезмәте өчен рәхмәт! Сугышчыларга өйләреннән еракта туган җирнең җылысын, үлән чәйенең шундый таныш хуш исен тою мөһим»,-дип яза район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International