2023 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов һәм аның хатыны Г. Ә. Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә: «Кабул итү инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм бу вакыт эчендә анда 500дән артык искиткеч татарстан гаиләсе катнашты..." Әлеге чарада безнең районны Самерхановлар гаиләсе тәкъдим итте.
Рөстәм Әбрар улы Татар АССРның Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында туып үскән. Сәламәтлек саклау системасында хезмәт эшчәнлеген 1988 елда Республика клиник хастаханәсендә медбрат булып башлаган, 1990 елдан Буа хастаханәсендә эшли, 2006 елдан баш табиб вазыйфасын били. Рөстәм Әбрар улы - Татарстан Республикасының атказанган табибы, ТР һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән, ТР Дәүләт Киңәшчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ләйсән Роберт кызы Татар АССРның Кама Тамагы районының Кама Тамагы поселогында туып-үскән. Хезмәт биографиясен 1993 елда Кама Тамагы район хастаханәсенең шәфкать туташы булып башлый, 1995 елдан Буа шәһәрендә һөнәри эшчәнлеген дәвам итә. 2012 елдан Буа муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеген җитәкли. Аның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.
Самерхановлар 28 ел мәхәббәттә һәм татулыкта яшиләр, лаеклы абруйлы гаилә. Кыз һәм ул тәрбияләгәннәр.
Рөстәм Әбрар улы һәм Ләйсән Роберт кызының гаиләсе дус һәм ныклы гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге булып тора, аларга хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, ярдәмчеллек, игелек һәм тормышка зур мәхәббәт хас.