Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарларга грант ярдәменә конкурс сайлап алулар турында игълан итә. Грант алуга шулай ук оешмасы социаль предприятиеләр реестрына кертелгән социаль эшкуарлар да өмет итә ала.
Грант ярдәме алу өчен өстәмә шарт булып «Минем бизнес» үзәгеннән уку тора. Үзәк ел дәвамында укыту программаларын үткәрә һәм алар белән 322 эшмәкәрне колачлый. Социаль һәм яшьләр эшкуарлыгын үстерүнең төп мәсьәләләре һәм инструментлары турында курсны тәҗрибәле остазлар һәм профильле белгечләр алып барды.
«Ел саен Татарстанда яшь һәм социаль эшкуарлар өчен грант финанслау күләме арта. Узган ел без 47 млн сумнан артык суммага 119 эшмәкәргә ярдәм иттек. Быел, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә, без ярдәм лимитын 2 тапкыр арттыра алабыз һәм тагын да күбрәк компанияләребезне колачлый алабыз», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.
Ул билгеләп үткәнчә, грантның минималь суммасы 100 мең сум тәшкил итә, максималь сумма 500 мең сумга кадәр. Шул ук вакытта, субсидияне эшмәкәр проектка үз акчаларының ким дигәндә 25% керткән очракта җәлеп итә ала.
Грантны бизнес-проектны гамәлгә ашыруга, шул исәптән: торак булмаган бинаны арендалау һәм ремонтлау, оргтехника, җиһазлар сатып алу, инженерлык челтәрләренә кушылу, коммуналь хезмәтләр һәм электр белән тәэмин итү хезмәтләре өчен түләү, лизинг килешүләре буенча беренче взнослар өчен түләү, элемтә хезмәтләре һ. б. өчен тотарга мөмкин.
Гариза бирү өчен сылтама буенча документлар белән танышырга кирәк: https://disk.yandex.ru/d/jqNi4u5Y4E6drA, шулай ук гаризаны тутырырга: https://disk.yandex.ru/d/py-W3CTTFyiHcg.
Конкурска документлар тутыру һәм тапшыру мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр «Минем бизнес» үзәгенә 8 (843) 222-90-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. (өстәмә102, 124)
Гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2023 елның 24 августыннан 22 сентябренә кадәр эш көннәрендә кабул ителә: дүш-пәнҗ 9:00дән 18:00гә кадәр, җом. 9:00дән 17:00гә кадәр, төшке аш вакыты 12:00дән 12:48гә кадәр.
Адресы: Казан ш., Петербургская ур., 28 й., «Минем бизнес» үзәге, 3 кат.
Гариза бирү өчен алдан «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре»сайтында язылырга мөмкин:https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/mfc/poll.