Чара август конференциясе кысаларында узды. Уку әсбаплары белән рюкзаклар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион республика акциясе барышында җыелган. Мәктәп кирәк-яракларын ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин тапшырдылар.
Быел район буенча 1 сыйныфка 410 бала бара, аларның 308е Буа шәһәрендәге мәктәпләргә. Шундый ук мәктәп портфельләрен районның һәр беренче сыйныф укучысы Белем көненә багышланган тантаналы линейкада алачак.