Татарстан Росреестрында 2023 елга кадәр язманы кертү турында гаризаны ике ысул белән генә бирергә мөмкин булуын искәрттеләр: КФҮ аша һәм электрон формада Росреестр сайты аша, алдан аны көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалап. Әмма быелдан расланган хисап язмасы булган гражданнар дәүләт хезмәтләрендә шундый гариза бирә ала.
Теркәлү мөмкин түгеллеге турында гариза электрон документ формасында шәхси кабинетны гариза бирүченең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланмыйча куллану аша тапшырылырга мөмкин. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына тамга 5 эш көненнән дә соңга калмыйча барлыкка киләчәк.
Хезмәт «Госключ» мобиль кушымтасын куллану белән дә мөмкин, ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза сертификатын бушлай алырга һәм аны смартфонда документларга кул кую өчен кулланырга мөмкинлек бирә. Әгәр дә хуҗа мондый тыюны элек тә куйган булса, аны да сервис ярдәмендә алып ташларга мөмкин.
Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова:« Нинды ысулны куллануны – гражданнар үзләре хәл итә.Иң мөһиме, һәрхәлдә, ышаныч кәгазе буенча эшләүче арадашчылар күчемсез милек хуҗасының ризалыгыннан башка килешү төзи алмаячак. Карар милекчеләрнең милек хокукларын мошенниклардан өстәмә якларга ярдәм итәчәк!»
Исегезгә төшерәбез, хокук иясенең шәхси катнашлыгысыз хокук күчүен теркәү мөмкин түгеллеге турында гариза бирү өчен, үзең белән паспорт алырга кирәк. Бу дәүләт хезмәте гражданнарга бушлай бирелә. Тиешле язма бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгәч, беркем дә милекченең шәхси катнашлыгысыз күчемсез милек белән нинди дә булса килешү төзи алмаячак. Әгәр теркәлү өчен документларны хокук иясе түгел, ә башка кеше тапшыра икән, аларны карамыйча кайтарачаклар.
Ел башыннан күп функцияле үзәкләр аша Татарстан Росреестрына 3,5 меңгә якын шундый гариза килгән.