Буа районында милли мәгариф челтәрен үстерү турында карар кабул ителде. Мәсәлән, беренче сыйныф параллелендә, шулай ук балалар бакчасында аерым сыйныфлар һәм төркемнәр барлыкка киләчәк. Бу хакта районның традицион август киңәшмәсендә район башлыгы Ранис Камартдинов белдерде.
«Яңа уку елында район үзәгенең 1 сыйныфында татар сыйныфлары, ә шәһәрнең балалар бакчаларында туган татар телендә укыту һәм тәрбия үткәрүче төркемнәр ачылачак. Шулай итеп, милли мәктәпләр челтәрен сакларбыз. Ата - аналар белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк», - диде Ранис Камартдинов.
Быел Буа районында барлыгы 410 бала беренче сыйныфка бара, шуларның 308е - Буаның үзендә. Балаларга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында канцелярия кирәк-яраклары салынган рюкзаклар тапшырдылар.