Буа Лисичанск өчен төзелеш материаллары һәм 22 тонна яшелчә җыйды

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Буа районы Татарстан шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрергә әзерләнә. 2 йөк машинасы җибәреләчәк: берсе - төзелеш материаллары белән, икенчесе - яшелчәләр белән. Пиломатериаллар һәм цементның саллы өлешен җыярга (10 тонна) эшкуарлар ярдәм итте. Район башлыгы Ранис Камартдинов  ярдәм җыюның барышы белән танышты.

«Буалылар өчен янә горурландым: гуманитар ярдәм партиясе җыю турындагы  сүзне әйтүгә,  кыска гына вакыт эчендә районыбызда яшәүчеләрнең көче белән җыеп та алдык. Авыл халкы да зур өлеш кертте. Бу көннәрдә районда яшелчә әзерләү эшләре бара һәм без 22 тоннаны яңа Россия территорияләренә җибәрәчәкбез», - дип сөйләде Буа районы башлыгы.

Буа 22 тонна яшелчә - бәрәңге, кишер, чөгендер, суган җыйды. Яртысын крестьян-фермер хуҗалыклары, калган өлешен авыл җирлекләре биргән.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Буа районы  махсус хәрби операция зонасына УАЗ машиналары, төнге күрү җайланмалары һәм квадрокоптерлар  җибәргән иде инде. Буаның үзендә Батырлык ордены белән бүләкләнгән  якташларыбызның портретлары белән баннерлар урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International