30 августта Буа районында Республика көненә һәм шәһәр көненә багышланган бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк. Төп мәйданчыклар Буа Үзәк паркы һәм В.Трусенев исемендәге стадион булачак. Нигездә, чаралар кичкә планлаштырылган. Программаның нечкәлекләре белән үзенең телеграм-каналында район башлыгы уртаклашты. Ранис Камартдинов беренче тапкыр масштаблы «Түгәрәкләр ярминкәсе» уздырачагын билгеләп үтте.
- Түгәрәкләр ярминкәсе уздырабыз: бу өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм спорт мәктәпләренең ачык ишекләре көне булачак. Педагоглар һәм остазлар барлык юнәлешләрне тәкъдир итәчәкләр, балалар ата-аналар белән бергә шунда ук үзләре күңеленә туры килә торган юнәлешләрне сайлый һәм дәресләргә языла алачак., - дип язды Буа районы башлыгы.
18.00 дән театральләштерелгән тамаша һәм концерт башлана, анда, шул исәптән, беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары белән портфельләр тапшырылачак, шулай ук дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узачак.
Шуннан соң сәхнәгә эстрада артистлары - җырчы Илнат Фәрхуллин, шулай ук Чабаксар шәһәреннән Полина Борисова һәм Ульяновскидан "Трио Рио" кавер-төркеме чыгачак.
Шулай ук 30 августта Буа районында шахмат-шашка турниры узачак һәм “Осталар шәһәре” - балалар һәм ата-аналар өчен мастер-класслар эшли башлаячак. Барлык тамашачылар өчен Буа туган якны өйрәнү музееның «Буам минем, гасырларда яшә» фотогалереясе ачылачак.