Татарстан Росреестры кадастр исәбенә ике тулай торакны куйды

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Аларның берсе Казанда, икенчесе Саба районында урнашкан.

Яңа уку елы алдыннан Татарстанда тулай тораклар кадастр исәбенә куелды. Казанда Четаев урамы, 8 адресы буенча КНИТУ-КАИ студентлары яшәячәк. Байлар Сабасында -аграр көллият укучылары.

«Четаев урамындагы  студент йорты» 620 кешегә исәпләнгән. Бу гомуми мәйданы 16,3 мең кв метрдан артык булган заманча 17 катлы бина. Бүлмәләр ике урынлы урнашу белән. Блокта ике-өч бүлмә, аерым кухня, санузел һәм душ бүлмәләре. Уңайлы булсын өчен медицина блогы һәм спорт залы бар. Территориядә шулай ук ял итү һәм студентлар чараларын оештыру өчен ачык мәйданчык каралган.

Саба аграр колледжы тулай торагының яңа бинасы, гомуми мәйданы 4,6 мең кв.м.,  173 кешегә исәпләнгән. Көллияттә авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, икътисад һәм хисап, төзелеш һәм башка  белгечлекләргә өйрәнәләр.

Татарстан Росреестры әлеге мәгариф учреждениеләре студентларын яңа тулай тораклар ачылу белән котлый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International