28 августта Буа шәһәренең Ял үзәгендә булачак пляж төзелеше проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар узды. Әлеге чарага иҗтимагый киңлекләрнең архитектурасы өлкәсендә белгеч Эдуард Губеев килде. Ул Татарстанны төзекләндерүгә зур өлеш кертте. Һәм бу көнне буалыларны пляж төзелеше проекты белән таныштырды.
Буа халкы әлеге фикер алышуда актив катнашты. Һәр кешегә кәгазьдә үз теләкләрен язарга мөмкинлек бирелде. Шулай ук кайбер нюанслар һәм теләкләр ачыктан-ачык тикшерелде. Эдуард Губеев халыкка әлеге объектны төзегәндә теләкләр исәпкә алыначак, дип вәгъдә итте.
Булачак пляж якынча 500-1000 кешегә исәпләнгән.
Билгеләп үтик, шәһәр һәм район халкы әлеге пляж төзелешен түземсезлек белән көтә.