Хөрмәтле Буа районы халкы! Чын күңелемнән Сезне Республика көне һәм шәһәр көне белән котлыйм!
Республика көне бай тарихлы һәм данлы традицияле республикада яшәвебез өчен йөрәкләребезне горурлык хисләре белән тулыландыра. Без яшебез, милләтебез белән төрле, безнең һөнәребез һәм тормышка карашларыбыз төрле, әмма безнең республикабызны көчле, тотрыклы һәм чәчәк атучы итеп күрү теләгебез бер, шуның белән без - бердәм. Безнең районның һәр кешесе әлеге Татарстаныбыз үсешенә үз өлешен кертә. Шул ук вакытта безнең куркынычсызлык сагында торган һәм көчле илебез мәнфәгатьләрен махсус хәрби операция зонасында яклаган егетләребезне дә билгеләп үтү мөһим.
Уртак тырышлык белән без алга таба да Татарстан Республикасының һәм Буа районының комплекслы үсешенә, халык иминлеге өчен масштаблы проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыруга омтылачакбыз.
Бу бәйрәм көнендә Сезгә һәр йортка иминлек, тынычлык һәм игелекле эшләрегездә уңышлар телим. Республика һәм район хакына яңа казанышларга рухландыручы шатлыклы һәм күңелле вакыйгалар көн саен булып торсын!