Татарстанда яңа авыл мәктәпләре ачылачак

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестры белем бирү учреждениеләрен бер тәүлектән дә кимрәк кадастр исәбенә куйды

Бу мәктәп Арча районының Түбән Мәтәскә авылында (Дан урамы, 26) 500 урынга исәпләнгән. Аның төзелеше узган елның сентябрендә башланган. 4 катлы кирпеч бинаның гомуми мәйданы (подвалын исәпкә алып) 8,3 мең кв. метрдан артык тәшкил итә.

Әлки районының Түбән Колчурино авылында (Пролетарская урамы, 46) мәктәп 25 урынга исәпләнгән. Бер катлы бинаның мәйданы - 900 кв. метр чамасы.

Уку йортлары «Мәгариф»  илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International