1 сентябрьдә Татарстанның социаль фонды 17 яшькә кадәрге балаларга һәм авырлы хатыннарга пособиены вакытыннан алда күчерәчәк.
Моннан тыш, бу көнне, кредит оешмаларында счетларга графиктан ике көнгә иртәрәк түләүгә, түбәндәгеләр керә:
- беренче бала тууга бәйле рәвештә 3 яшькә кадәр түләү;
- чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына пособие;
- 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга (элек билгеләнгән) пособие.
«Түләүләр көн дәвамында күчереләчәк. Ата-аналарга, акча иртән генә кермәгән икән, борчылырга кирәкми, көн ахырына кадәр акча керүне көтәргә кирәк. Вакытыннан алда түләү сентябрьдә 3 енең якшәмбегә туры килү белән бәйле.», - дип билгеләде РСФ Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Гомумән алганда, 1 сентябрьдә пособиеләр 211 меңнән артык Татарстандагы балага күчереләчәк