Чираттагы буалы алдакчыларның хәйләләренә эләгә һәм җинаятьчеләрне баета

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

2023 елның 30 августында, аферист "WhatsApp" мессенджерын файдаланып, Буа шәһәренең 24 яшьлек яшәүчесенә "blablacar" сылтамасын җибәрә.

Нәтиҗәдә, буалы, күрсәтелгән сылтама буенча кереп, юлда бару өчен  алдан түләүгә үзенең банк картасы мәгълүматларын керткән.

Әмма зыян күрүченең счетыннан 3755 сум күләмендә акча күчерелгән.

Хөрмәтле Буа районы халкы, таныш булмаган  сылтамаларга кермәгез, мошенниклардан алдатмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International