Буа районында егет кредит мошенниклыгы өчен хөкем ителгән

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Буа шәһәр прокуратурасы 24 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 159  статьясының 1 нче өлеше тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды.

Судта ачыкланганча, 2022 елның 8 октябрендә гаепләнүче микрофинанс оешмасында чит паспорт буенча кредит рәсмиләштергән. 14 мең сумнан артык суммада алынган акчаны җинаятьче үз банк исәбенә күчергән һәм үз теләге белән файдаланган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм зыянны каплаган.

Суд гаепле кешене дәүләт кеременә 10 мең сум штрафка хөкем итте.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International