Буада илкүләм проект буенча мәдәният йортының ничек үзгәрүен күрсәттеләр

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Буада район мәдәният йортын реконструкцияләү эшләре тәмамланды. Район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, объектны октябрь уртасында ачу планлаштырыла.

«Театр сезонында өлгерәбез, чөнки Район мәдәният йорты  төзекләндерүдән соң Буа драма театры мәйданчыгы булачак. Зур тамашачылар залы, заманча сәхнә һәм холлар - барлык дизайнерлар да милли тематикада безнең мәдәниятебезне чагылдыру өчен эшләде», - дип уртаклашты Буа районы башлыгы.

Мәдәни учреждениене яңарту 2022 елның икенче кварталында башланды. Яңартылган бинада профессиональ артистларның, музыкаль коллективларның чыгышлары һәм репетицияләре өчен шартлар булачак. Янкорма хисабына бинаның мәйданы да арткан, ул 3,5 мең квадрат метр диярлек, ә сыйдырышлылыгы - 400 дән артык кеше. Реконструкция эшләрен «Мәдәният»  илкүләм проекты буенча башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International