«Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы. Портал нәрсә бирә?
-телефоннан юрист консультациясен алырга
-язмача сорауны квалифицияле юристларга язмача җавап алу өчен җибәрергә.
-Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросына турыдан - туры кабул итүгә язылырга
-иң кирәкле тормыш хәлләре буенча актуаль хокукый мәгълүмат алу
Портал белән түләүсез юридик ярдәм алу һәм актуаль хокукый мәгълүмат алу өчен теләсә кайсы граждан файдалана алачак.
Моның өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:
1. Дәүләт хезмәтләре аша порталның шәхси кабинетында (gosuslugi.ru) авторизацияләнергә.
2. «Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать» бүлеген сайларга һәм «Мөрәҗәгатьне бирергә» дигән төймәгә басарга.
3. Алга таба сезнең ситуациядән чыгып, шәхси мәгълүматны тутырырга.
1 адым – түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия ташламалы категория булганда сайлап алу.
2 адым – мөрәҗәгатьнең эчтәлеген, юридик ярдәмнең төрен, сезнең белән хезмәттәшлекнең теләгән форматын күрсәтегез һәм кабул итүгә язылыгыз.