Сентябрьдә Буа виртуаль концертлар залында берьюлы ике тамашага килергә мөмкин. 13 сентябрьдә С.В.Рахманинов исемендәге концерт залыннан трансляция күрсәтеләчәк. Н.П.Осипов исемендәге Россия халык уен коралларының милли академия оркестры Урал әкиятләрен - «Каменный цветок» һәм «Горный мастер» әкиятләрен тәкъдим итәчәк. 27 сентябрьдә Буа халкы Алексей Черновның "Музыкаль рәсемнәре" концертын ишетә алачак. Ул Мәскәү шәһәре филармониясенең Камера залындагы фортепианода композицияләрне башкарачак.
Трансляцияләр кичке 17:00 сәгатьтә башлана. Керү - ирекле.
Исегезгә төшерәбез, виртуаль концерт залы яңартылган 1 нче сәнгать мәктәбендә урнашкан. Ул «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында җиһазландырылган. Мондый мәйданчыкларның төп максаты - планетаның иң яхшы филармония коллективларының чыгышларын турыдан-туры трансляцияләүгә керү мөмкинлеге бирү.
«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә виртуаль концерт заллары югары профессиональ заманча техника белән комплектланган, ул музыканы «чиста килеш» тыңлау мөмкинлеген бирә, тавышның чисталыгын һәм сыйфатын саклый.
2024 ел ахырына кадәр Россия Федерациясенең 500 шәһәрендә 500 виртуаль концерт залы ачылачак (2019 - 2023 елларда ел саен 80 зал, 2024 елда - 100).