"Экстремизмга юк!" айлыгы кысаларында Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре "Яшьләр террорчылыкка каршы" яшьләр акциясен оештырды. Чара террорчылык кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыручы террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган.
Акциядә шәһәр яшьләре - мәктәп укучылары катнашты. Акциядә катнашучыларның барысы да тынычлык символы - ак күгәрчен алды.
Шулай ук "Асфальтта тынычлык рәсеме" мәйданчыгы да оештырылган иде. Барлык теләүчеләр катнашкан бию - нон-стоп флешмобы берләштерүче вакыйга булды.