Росмолодежь 20 августта үзенең грант конкурсының 2 нче сезонын эшләтеп җибәрде. Грантның максималь күләме 1 000 000 сумга кадәр, ә минималь күләме 5 000 сумга кадәр булачак. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Моның өчен «Молодёжь России» -«Россия яшьләре» системасында 24 сентябрьгә кадәр 16:00 (мск) сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.
Физик зат түбәндәге 18 номинацияләрдән 1 проекттагы 1 гаризаны тапшырырга хокуклы:
Җиңүчеләр грант акчаларын 2023 елның 1 декабреннән 2024 елның 30 ноябренә кадәр гамәлгә ашыра алалар. Конкурсның тулы кагыйдәләре белән Конкурс үткәрү турында игъланда танышырга мөмкин. «Молодёжь России» -“Россия яшьләре” системасында гариза тутырганда физик затлар өчен методик тәкъдимнәр кулланыгыз.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда конкурста катнашуга 9,4 мең гариза бирелгән иде, шуларның 7,3 меңе уңышлы гына эксперт бәяләмәсе узды.
Ул вакытта иң ихтыяҗлы номинацияләр булды: #вдохновение - 1248 гариза, # создай возможности - 1138 гариза һәм # будь здоров - 933 гариза.
Росмолодёжь.Гранты бәйгесенең 2 сезонында җиңүчеләр булып барлыгы 248 475 000 сумлык 466 проект танылды.