Рубежноега торак фондын һәм социаль объектларны торгызу өчен кирәкле төзелеш материалларының чираттагы партиясе барып җитте. Бу юлы гуманитар ярдәм Буа районыннан.
Татарстан шефлыкка алган шәһәргә цемент, җылыткыч, саморезлар, кадаклар һәм такталар китерелгән. Якын арада йөк оешмаларга һәм шәхси затларга таратылачак һәм билгеләнгән максат буенча кулланылачак.
Исегезгә төшерәбез, Буа районы Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә 2 зур йөк машинасы җибәрде: берсе – төзелеш материаллары белән, икенчесе-яшелчәләр белән. Агач материалларын (15 куб) һәм цементны (10 тонна) җыярга эшмәкәрләр ярдәм иткән. Ярдәм җыюның барышы белән район башлыгы Ранис Камартдинов та танышты.
« Буада горурланырлык халык яши, ярдәм җыю турында хәбәр салуга, кыска вакыт эчендә кирәкле әйберләр җыеп та алынды. Авылда яшәүчеләр дә нык булышты. 22 тонна яшелчә илебезнең яңа территориялренә җибәрелде», - дип сөйләде район башлыгы.
Буа 22 тонна яшелчәләр – бәрәңге, кишер, чөгендер, суган җыйган. Яртысын крестьян-фермер хуҗалыклары, калган өлешен авыл җирлекләре биргән.