Роспотребнадзор Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 1 сентябреннән аерым төрләрне идентификация чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен билгеләүче берничә карары кабул ителгәнен хәбәр итә.
2023 елның 1 октябреннән зарарсызландыручыларын- һаваны чистартучыларны, ортопедик аяк киемен коррекцияләү элементларын, коляскалы урындыкларны идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркировкалау кертелә.
Шуңа бәйле рәвештә җитештерүчеләргә һәм импортерларга 2023 елның 1 сентябренә кадәр «Оператор-ЦРПТ» ҖЧҖ маркировкалауның мәгълүмати системасында теркәлергә, әйләнешкә кертелә торган продукциягә идентификация чаралары ясарга һәм 2023 елның 1 октябренә кадәр маркировкалауның мәгълүмати системасына тиешле таләпләрне тапшырырга кирәк.
Идентификация чаралары белән товарларны маркировкалау этаплары турында тулы мәгълүмат белән "Честный знак" рәсми сайтында танышырга мөмкин – https://честныйзнак.рф.
Идентификация чаралары белән билгеләнмәгән продукция әйләнеше һәм аны маркировкалау тәртибен бозган өчен Россия Федерациясе территориясендә административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.12 статьясы буенча административ җаваплылык һәм Россия Федерациясе Җинаять кодексының 171.1 статьясы буенча җинаять җаваплылыгы каралган.